Рамил Шәраповтан күңелле истәлек: «Менә эләккән иде анда миңа!»
Юморист һәм җырчы Рамил Шәрапов социаль челтәрдәге аккаунтында бәләкәй чагында булган күңелле бер хәлне искә алган.
«Әти-әни ике атнага Чиләбегә киткән иде. Ул вакытта инкубаторлар модада иде, ягъни йомыркаларны ут астында тотып, чеби чыгару. Күп кешенең инкубатор бар иде инде. Ә мин ул әйбер турында кемнәндер ишетеп алдым да, гади лампа астына ике күкәй куйдым. Имеш, әти-әни Чиләбедән кайтканчы, лампа астында чеби чыгарам. Чыкмый да, чыкмый инде. Ничек мин өйдә янгын чыгармаганмын, Аллаһы Тәгалә саклап калган.