Быел диспансеризация узу кагыйдәләре үзгәрә - яңа анализлар кертелә
2026 елдан Россиядә диспансеризация яңа кагыйдәләр буенча үткәрелә башлаячак. Тикшерү программасына вируслы гепатитларга скрининг, шулай ук репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен анализлар кертеләчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгына клиникалар челтәренең баш табибы, терапевт Дмитрий Демидик хәбәр иткән.
«Хәзерге вакытта диспансеризация организмның репродуктив функциясенә күбрәк юнәлтелгән. Шуңа күрә вируслы гепатитларны, шул исәптән С гепатитын ачыклау өчен скрининглар һәм кеше папилломасы вирусын (ВПЧ) тикшерү өстәлде ...