Быел машина йөртү таныклыгы алу тәртибе үзгәрде
1 гыйнвардан башлап, 2022-2025 елларда гамәлдән чыккан машина йөртү таныклыгын алмаштыруның яңа тәртибе гамәлгә керде. Бу турыда «Радио 1» хәбәр итте.
Срогы 2022-2025 елларда чыга торган машина йөртү таныклыкларын автомат рәвештә 3 елга озайттылар, бу озайту Россия территориясендә генә гамәлдә. Шул ук вакытта, таныклыкларда бернинди билгеләр куелмый, һәм таныклыкны мәҗбүри алыштыру кирәкми. Мондый таныклык яңа датага кадәр гамәлдә кала. Бу турыда Дәүләт Думасының кече һәм урта бизнес буенча комитет әгъзасы Алексей Говырин сөйләгән.