«Бик кызганыч, иртә китте»: Илгиз Абдракипов Вәсилә Фәттахованы искә алган
31 декабрьдә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттаховага 46 яшь тулган булыр иде. Илгиз Абдракипов, гадәттәгечә социаль челтәрләргә мәрхүмә хатынының фотосын урнаштырган.
«2025 елның 31 декабрендә Вәсилә Рәзифовнага 46 яшь тулган булыр иде (31.12.1979 – 26.01.2016)», – дип язган ул фото янына.
Язылучылары «лаеклы хатынның лаеклы ире», «бик кызганыч, иртә китте», «1978-1979 елларда туган бу балаларга 90 нчы елларда авыр булды. Беркемгә дә җиңел булмады...