Рөстәм Нәбиев якын кешесе турында: «Без аны югалта яздык...»
Популяр блогер, фаҗига аркасында ике аягын югалткан Рөстәм Нәбиев гаиләсе белән Чакмагышка кайткан. Аның әтисенең хатыны Алинә аларны гел каршылап торган, тик бу юлы башкача булган. Бу хакта блогер социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә сөйләде.
«Без Чакмагышка кайттык, һәм беренче тапкыр Алинә каршы алмады. Элек ул безне бәлеш, аш, пирожкилар пешереп каршы ала иде. Ә әле ул юк...» – ди һәм сеңлекәше белән роллы, суши, пицца ише ризыклардан өстәл әзерләгәннәрен күрсәтә.
Аннары ул якын кешесенең чирләвен әйтә.