«Бу көннәрдә бик еладым» – Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә күңелсез хәл
Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә күңелсез хәл. Аларның уллары Алим, авырып, хастаханәгә эләккән.
«Дуслар, берничә көн сезнең белән элемтәгә кермәвемнең сәбәбе бар. Улыбыз чирләде. Башта аның белән ни булганын аңлый алмадык. Табиблар да төгәл генә җавап бирмәде. Эче авыртуын күрсәтте, берничә тапкыр температурасы да күтәрелде. Миңа «ашыгыч ярдәм» чакыртып, хастаханәгә китәргә туры килде.
Биредә тикшерүләр уздык, берничә тапкыр УЗИ да ясадылар, һәм проблеманың эчәклектә икәнлеге ачыкланды.