«Сафлык музее»: мәхәббәт (юк анда) һәм 42 көнлек шәһвәт турында озын, бик озын спектакль
Беренче мәртәбә прогон вакытында караганнан соң, күзләремә ышанмыйча, спектакльне премьерада тагын бер мәртәбә карадым – башта ук әйтер куям: спектакльнең ни өчен куелуын һәм аның ни дәрәҗәдә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия сәхнәсендә кирәклеген барыбер аңламадым, ни кызганыч.
«Сафлык музее» драмасын Камал театрында Александрийский театрының сәнгать җитәкчесе Никита Кобелев куйды.
- Никита Кобелев – Чаллы егете, ГИТИСта профессор Олег Кудряшов остаханәсен тәмамлаган.