Зәмирә Рәҗәпова «ТНВ»га кайту турында: «Анда мине көтеп торалар, дип уйламыйм»
Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова социаль челтәрләрдә үзенең язылучыларының сорауларына җавап биргән.
Аннан: «ТНВ»га кайтырга уйламыйсызмы?» – дип кызыксынганнар.
«Менә ул турында бер дә уйлаган юк. Икенчедән, анда мине көтеп торалар, дип уйламыйм. Мин бер нәрсәне яхшы беләм, мин – профессионал. Мескенләнеп, сиңа караганда күпкә булдыксызларга ярарга тырышып йөрүгә караганда, үз-үзеңә ышану, тамашачы мәхәббәтен тою – күпкә «текәрәк» статус. Мин «ТНВ»га 22 яшьтә килдем, ул әле оешмаган да иде.