«Ә эшкә кем бара?»: Ландыш Нигъмәтҗанованы улы Каюм аптырашта калдырган
Ландыш Нигъмәтҗанова төпчек улы Каюм белән кызык әңгәмә корган. Әлеге сөйләшүнең видеосын җырчы социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә күрсәтте. Анда Ландыш улы белән мәктәпкә бару турында сөйләшә. Гадәттә балаларның бакчага йөрисе килми. Ә Каюм гомер буе шунда йөрергә әзер икән.
«Мәктәпкә бармасаң, математиканы ничек беләсең, язарга ничек өйрәнәсең? Үзең өйрәнә алмыйсың бит. Ә мәктәпкә барсаң, анда өйрәтәләр. Сиңа мәктәпкә барырга кирәк», – ди Ландыш Нигъмәтҗанова улына. «Бармыйм, әлбәттә», – ди Каюм.