«Татар кызы»: Кызлар әзерләнеп килә – атналар буе өйләрендә токмачлы аш ашыйлар
«Татар кызы» бәйгесенең – регионнарда башланып бөтен татар дөньясына җәелгән һәм Татарстаннан да, башка регионнардан да финансланган халыкара проектның – ярымфинал атналыгы Казанда башланып китте: дөньяның төрле почмагыннан җыелган 29 татар кызы, финалга чыгу өчен, берничә көн дәвамында көч сынашачак. Оештыручылар «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә шул хакта бәян иттеләр. 47 минутлык матбугат конференциясендә «Татар кызы» бәйгесенең тарихы, быелгы конкурсның кыскача программасы белән таныштык.