Чиядән куе кайнатма рецепты
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова социаль челтәрдәге сәхифәсендә чиядән куе һәм тәмле кайнатма ясау рецепты белән уртаклашты. Кайнатмага чия һәм шикәр комы стаканлап салына.
1 стакан суга 1 стакан шикәр комы салып кайнатып чыгарырга һәм сироп булганчы болгаткалап торырга, шикәр комы эрүгә 1 стакан чия салырга һәм 5 минут кайнатырга.
Аннары 1 стакан чия һәм 1 стакан шикәр комы салып, шикәр эрегәнче 5 минут кайнатырга. Аннары тагын 1 стакан чия һәм 1 стакан шикәр комы салып 5 минут кайнатырга.