Асимметрия, бүсер, зәгыйфь табан: аякны-аякка атландырып утыру умырткага ничек тәэсир итә
Аякны аяк өстенә атландырып куеп утыру гадәте вакыт уза-уза сәламәтлек белән бәйле җитди проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Бу хакта табиб-невролог Ольга Зинчева сөйләгән, дип яза «Аргументы и факты» сайты.
Табиб сүзләренчә, кеше гәүдәсе озак вакыт утырып торуга җайлашмаган, шуңа күрә озак утырып торганда, терәк-хәрәкәт системасы статистик йөкләнеш кичерә. Ә аякны-аякка атландырып утырганда умырткага йөкләнеш тагын да ныграк арта.
Мондый поза умыртка баганасын һәм гәүдәнең симметриясен боза.