Римма Никитина: «Мин аңа вәгъдә бирмәдем…»
Күптән түгел генә җырчы Римма Никитина үзенең социаль челтәрләренә бер видео урнаштырган иде. Анда Риммага махсус операциядәге хәрби онлайн тәкъдим ясый, Римманы бик нык яратуын әйтә, гомерлек яры булуын сорый.
Әлеге мәхәббәт тарихының дәвамы булачакмы? Римма егеткә нәрсә дип җавап биргән?
«Видеоны күрсәтү белән, миңа «подписчик»ларым язарга тотынды. Аның турында бик күп комментарийлар калдыралар, бу егет белән күрешергә кушалар. Мин аның белән очрашырга ризалаштым. Ул Казан егете, шушы арада кыска вакытлы ялга кайтырга тиеш.