6 июльгә һава торышы һәм ай календаре
6 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр һәм яшен көтелә. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан исә, секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана, урыны белән 14 метрга кадәр булырга, яшен вакытында 15-18 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +18..+13 градус, көндез +18..+23 градус була.
Үсүче ай. Чаян йолдызлыгында.
Яшелчә культураларын, агачларны, җиләк куакларын һәм чәчәкләрне тукландыру һәм сугару өчен уңышлы вакыт санала.