Фирдүс Тямаевның хатыны социаль челтәрдә күренмәвенең сәбәбен әйтте
Фирдүс Тямаев хатыны Резедә Әхмәтвәлиева һәм балалары белән машинада барганда видео төшергән. Анда җырчы хатыны Резедә белән әңгәмә кора.
– Миңа бик күп сорау бирәләр. Өч балаңны да күрсәтәсең, Резедәне күрсәтмисең, диләр.
–- Резедәнең күренәсе килми.
– Ник күрсәтмисең? Аерылыштыңмы әллә? Тагын әллә ниләр язалар.
– Барысы да яхшы.
– Нигә син социаль челтәрдә утырмыйсың? Халыкка күренмисең?
– Теләгем юк, камерага күренәсем килми.
– Нигә юк?