«ГМО – мифмы яки яшерелгән куркынычмы?» – Табиб фикере
«Ашкайнату системасы авырулары ГМО аркасында түгел, ә дөрес тукланмау, стресс һәм инфекцияләрдән килеп чыга»
Генетик модификацияләнгән организм – ГМО, заманча биотехнологияләр ярдәмендә генетик материалы үзгәртелгән үсемлек, хайван яки микроорганизм ул.
«Организмнарның ДНКсына үзгәрешләр уңышны, корткычларга һәм корылыкка чыдамлылыкны арттыру өчен кертелә. Гомумән геннар инженериясе яхшыртылган продуктларны тиз җитештерүгә ирешергә мөмкинлек бирде. Шуның нәтиҗәсендә планетада саны арта барган халыкны...