Радиотапшырулар алып баручы Гөлназ Миньязова тормышымда булган зур үзгәрешләр хакында сөйләде. Ул хәзер яңа вазифада – Гөлназны стоматология клиникасы директоры итеп билгеләгәннәр. Шул ук вакытта алып баручы шәхси тормышына кагылышлы яңалыклары булуына да басым ясый.
Үзгәрешләр кирәклеге турында күптән уйлап йөрдем. Кабул ителмәгән карарлар күпме вакытны ала. Ачыклыкны исә уйлар түгел, ә гамәлләр кертә дип уйладым да, иң мөһим сораулар – шәхси тормыш һәм эш буенча мөһим карарлар кабул иттем.