«16 яшькә кадәрге балаларга квадроциклда пассажир булып та йөрергә ярамый»
«Квадроциклларда ябык махсус мәйданчыкларда гына йөрергә ярый»
Һәр язгы сезон бертөрле башлана: бераз җылыну һәм кар эрү белән, Татарстан юлларында балалар һәм яшүсмерләр питбайкларда, квадроциклларда һәм башка шундый транспорт төрләрендә күренә башлый. Һәм шунда ук диярлек балалар белән юл-транспорт һәлакәте турында мәгълүмат барлыкка килә.
«Татар-информ» 20 апрельдә хәбәр иткәнчә, Кощаково авылы янында 15 яшьлек кыз квадроцикл руле артында, каршы полосага чыгып, SKODA автомобиле белән бәрелешкән.