15 майга һава торышы һәм ай календаре
15 майда Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгыр. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр ява. Кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан 8-13 метр тизлектә,15-20 метр, урыны белән 24 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +6..+11, көндез +14..+19˚ градус.
Кимүче ай, ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында.
Алмагач, груша, чия, слива, ирга үсентеләре утыртырга була. Чүп үләннәренә каршы көрәшү өчен яхшы вакыт.