Фирдүс Тямаев: «Минем турында алай язмагыз»
Кичә Интернет киңлекләрендә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев турында күңелсез хәбәрләр таралды. Җырчыда онкология табылган. Бүген исә ул үзенең хәле турында видео яздырган.
Сәлам, дуслар. Бүген көне буе миңа туганнар, дуслар телефоннан шалтырата, хәлләрне беләләр. Интернет дөньясында хатлар язалар. Анда минем турында бик күп хәбәр язганнар. Хастаханәдә ята, дип язганнар, инде үтереп тә, җирләп тә куйганнар. Минем белән барысы да әйбәт.
Кеше чирләмичә тормый. Онкология инде ике кешенең берсендә бар.