14 майга һава торышы һәм ай календаре
14 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Иртән һәм көндез белән яңгыр явачак, урыны белән көчле яңгыр, боз явачак, яшен була. Көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +7..+12˚, көндез +16..+21˚ градус.
Кимүче ай, ай Укчы йолдызлыгында.
Туфракны сукаларга, йомшартырга була. Сарымсак, иртә өлгерә торган бәрәңге утыртырга була. Бәрәңге янәшәсенә утыртылган фасоль...