Табибка хөкем карары чыккач: «Ул өенә кайтып китәчәк, ә минем улымны кайтарып булмый»
«Башка табиблар өчен кул куя һәм психик авыру кешегә белешмә бирә»
Казанның Совет суды табиб Мөҗип Фәттахов эшенә нокта куйды. Ул психик авыру кешегә рульгә утырырга рөхсәт иткән белешмәне законсыз биргән, ә тегесе соңыннан баланы бәрдереп үтергән. Табибны ваемсызлыкта гаепле дип таптылар, суд аңа шартлы җәза билгеләде.
2023 елның мартында «Татар-информ» коточкыч фаҗига турында хәбәр иткән иде: Алексеевск районында 6 яшьлек велосипедчы һәлак булган. 56 яшьлек «Шевроле» йөртүчесе идарә итүне башкара алмаган...