Ләйсән Гыймаева дүртенче бала турында: «Алып кайта алмыйм инде мин...»
Җырчы Ләйсән Гыймаева сәхифәсен карап баручыларның сорауларына җавап биргәндә, ни өчен дүртенче бала алып кайтмаячаклары турында сөйләгән һәм моннан берничә ел элек үзе көрәшкән мәкерле авыру – рак ачыкланганда нишләргә кирәклеген әйткән.
«Сезнең дүртенчесен алып кайтасыгыз киләме?» – дигән сорауга ул: «Бик килсә дә, алып кайта алмыйм инде мин. Яшем дә бар. 2021-2022 елларда, онкология булгач, бер-ике җиремне кисеп тә аттылар. Булганына канәгать булып, шушы балаларны кеше итәргә язсын», – дип җавап биргән.