Равил Закиров: «Бу гөнаһым өчен үзем җавап бирәчәкмен»
Авыл блогеры Равил Закиров Чирмешән районы Яңа Кади авылына шәһәр кызлары өчен турлар оештырып танылды. Ул аларның үзләренә акча түләттереп абзарда эшләтте.
Хәзер блогер акрынлап Казанга күченергә җыена. Фатир алды, ремонт ясады, кәләшле булды, җәй никах үткәрергә җыена, акча җыелган очракта туй да үткәрү турында уйлана.
Ул социаль челтрәдәге сәхифәсендә кәләше белән фатирында бергә яши башлаулары белән дә бүлешә. «Бер тапкыр югалта яздым инде, хәзер иң яхшысы – янымда булуы. Мин күбесенчә авылда...