Теләче кызы Фирүзә Мансурова социаль челтәрдәге сәхифәсен «Фирүзә Татлы» буларак алып бара. Ул студент елларында аниматор, аннары балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Ә инде гаиләсе барлыкка килгәч, ул яңа һөнәр үзләштерә. Ул хәзер шеф-кондитер һәм онлайн курслар алып бара, башкаларны да тортлар пешергә өйрәтә.
Фирүзә башлаган мәлдә гадирәк тортлар әзерләсә, хәзер аның һәр торты – могҗизага тиң иҗат җимеше. Ул аларны төрле образлар белән тулыландырып, үзен карап баручыларга тәкъдим итә.