Илсөя Бәдретдинова тормыш юлында алтын хәрефләр белән язылган кешесен күрсәтте
Илсөя Бәдретдинованың алыштыргысыз концерт директоры һәм дусты Гүзәл Карамиеваның матур итеп җырлаганын белә идегезме? Артист бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләде. Моңа сәбәп тә бар – шушы көннәрдә Гүзәлнең туган көне булып узган.
«Аликовнааааа, туган көнең белән, кадерле кешем! Синең белән 9 ел почти һәр көнне бергә, әмма бер нормаль фотобыз юк #авызыңакерим.
Син – минем тормыш юлымда алтын хәрефләр белән язылган кеше! Үлгәнче рәхмәтлемен! Артык гадел, нык төгәл, «ужасно» турыга бәрә торган...