Чаллыда күп балалы хатын-кыз югалган
Чаллыда 38 яшьлек Ольга Колчеринаны эзлиләр. Ул 22 апрельдә йортыннан (Яңа шәһәр, 45/02 нче йорт) чыгып киткән, шуннан бирле хәбәре юк. Өйдә аны 3 баласы көтә. Бу хакта «Челнинские известия» Телеграм-каналында хәбәр итә.
Фото: Челнинские известия Телеграм-каналыннан
Хатын-кызның билгеләре: буе 152-155 см, күзләре коңгырт, чәчләре кара төстә, чәче кыска каре итеп киселгән. Капюшонлы кара олимпийка, зәңгәр төстәге клёш джинсы чалбар, ак кроссовкалар кигән.
Югалган хатын-кыз...