«Һәрвакыт елмаючан булып истә калды»: җырчы, композитор Айрат Халиков вафат
Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты, җырчы, композитор Айрат Халиков вафат булган. Ул яман чир белән көрәште.
«Кызыл таң» басмасы хәбәр иткәнчә, мәрхүм белән хушлашу бүген Башкортстан дәүләт филармониясендә булган. Айрат Халиковны туган ягында - Стәрлебаш районының Әмир авылы зиратында җирләгәннәр.
«Бүген арабыздан Айрат абыебыз китте... Талантлы композитор, җырчы. Татарстанның атказанган артисты, Башкортстанның халык артисты. Чын профессионал! Безнең фамилия горурлыгы!