Үч алуның яңа ысулы: Казанда яшәүче хатын-кыз косметологка яла яккан өчен хөкем ителә
«Куркыныч биоревитализацияме, әллә косметологка яла ягумы?»
Казанның Идел буе суды Гөлшат Гатауллина эшен карауга кереште, аны ялган «донос» һәм ялган гаепләү дәлилләре ясауда гаеплиләр.
Процесска гаепләнүче үзе, зыян күрүче һәм, шаһит сыйфатында, аның элеккеге ире килгән.
Тикшерү версиясе буенча, Гөлшат Гатауллинаны 14 октябрьдә, косметолог эшчәнлеген тикшерүне сорап, Тикшерү комитетына электрон мөрәҗәгать җибәрүдә гаеплиләр. Аңа ул шәһәр поликлиникаларының берсендә тутырылган...