«Кал» дигәч, «калмыйм инде, тегендә иптәшләр көтә», диде
27 яшендә һәлак булган Илнур – гаиләдә беренче бала. Лидия апа аны 31 яшендә тапкан. «Картлык көнебезгә дип тапкан балалар менә шулай әрәм була», – дип өзгәләнә кайгы эчкән ана.
«Кал» дигәч, «калмыйм инде, тегендә иптәшләр көтәләр бит», диде»
– Үскәндә бер борчымады ул безне. Күрше Иске Абдул мәктәбендә укыды, аннары төзелеш көллиятенә керде. Армиягә китте. Мәскәүдә Президент полкында хезмәт итте. Кайткач, янә читтән торып укырга дип кергән иде дә, эшкә урнашкач, уку ташланды. Спортка хирыс булды.