«Диния нәзарәте һәм Мәскәү мэриясе хуплады»: Мәскәүдә ислам үзәгенә акча җыю бара
Мәскәүдәге ислам мәдәни үзәкләре үз эшләрен моңарчы арендаланган биналарда башкарды. Оешмалар дини белем бирү эшен, шулай ук дини бәйрәмнәр оештыру, шул исәптән балалар өчен төрле чаралар булдыру белән шөгыльләнә. Аларның төп максаты – үзәктән ерак яшәгән мөселманнар өчен шартлар булдыру.
Алмаз хәзрәт, сез ислам мәдәни үзәге өчен бинаны озак вакытлар дәвамында арендага алып торасыз, әмма хәзер аны сатып алырга булдыгыз.
Хәзерге вакытта Мәскәүдәге 3 дини оешмага бина сатып алу өчен, акча җыю бара.