Данир Сабиров: «Хәлләр булды бит әле...»
Башкортстан якларына Красноусольскийга гастрольләр белән килгәч, Данир Сабиров төркеме күңелсез хәлгә юлыккан.
«Бүген хәлләр булды бит әле. Гадәттә, мәдәният йортына төркем миннән алдарак килә. Мин килдем… Тик, аңлыйм, нәрсәдер булган.
Ринат белән Гүзәл каядыр китеп бара. «Без хәзер киләбез», – дигән булалар. Сиздермәскә тырышалар. Баксаң, болар Роберт янына хастаханәгә китеп бара икән. Робертны «скорый» алып киткән.
Күрәчәк, дигәнең шулмы икән? Красноусольскийга килеп, аягын авырттырган.