Татар эстрадасы җырчысы битендәге ярасы турында: «Ватык шешә белән яраладылар»
«ТМТВ» телеканалында «10 сорау» тапшыруында татар эстрадасы җырчысы Игорь Дмитриев кунак булды. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев аңа әзерләнгән сорауларны тәкъдим итте.
– Битеңдәге шрамнар – группировкада булу нәтиҗәсеме?
– Юк, мин группировкада булмадым. Аллаһ сакласын! Яра 2 курста укыганда клубтан соң сугышып алынды. Ул вакытта миңа 20 яшь иде. Чиратта торганда низаг чыкты. Сөйләшеп торганда, берсе кырыйдан килде дә шешә белән шулай яра ясады. Әле моны беркайда да сөйләгән юк иде.