Гөлназ Асаева социаль челтәрләрдә «подписчик»лары белән актив аралаша. Бу көннәрдә дә җырчы «Сорау-җавап» рубрикасында кызыклы сорауларга җавап биргән.
Нишләп Иркәне яратмыйсыз?
Сезгә кем әйтте бу сүзне? Мин аны артист буларак бик хөрмәт итәм. Бу – коточкыч зур хезмәт, өстәвенә, хатын-кыз җырчы өчен.
Нигә концертларыгызда экран юк? Сезгә сәхнәдә шоу ясау ошамыймы әллә?
Әлегә шоуга акцент ясамыйм. Экраннар белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Тавыш һәм энергетика белән алдырырга кирәк.