Казанда татар кешеләре яратып йөргән ресторанны чир таралу аркасында яптылар
Казанда 1 айга Зорге урамы, 66 нчы йорт адресы буенча урнашкан «P. Love» ресторанын яптылар.
Сәбәбе – бинага килүчеләрдә сальмонеллез энтериты теркәлгән, 2 очрак турында билгеле.
Роспотребнадзор тикшерүеннән соң, ресторанда биналарның санитар-гигиена һәм санитар-техник торышы канәгатьләнерлек булмавы ачыкланган, биналарда тычканнарны үткәрми торган җайланмалар куелмаган. Пешекчеләр яраклылык вакыты чыккан һәм маркировкасыз продуктлар куллана, продуктлар җитештерүче билгеләгән шартларны бозып саклана.