Алмаз Хисаметдинов - Арча районының яңа җитәкчесе. Илшат Нуриев кая күчә?
Арча районы Советының чираттан тыш утырышында төп тема – район җитәкчелеге алмашыну булды. Хәзерге башлык Илшат Нуриев, яңа эш урынына күчү сәбәпле, вәкаләтләреннән азат ителде, ә районның Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп элек Татарстан Республикасы ветеринария идарәсен җитәкләгән Алмаз Хисаметдинов билгеләнде.
"10 ел эчендә район югары нәтиҗәләргә иреште»
Район җитәкчелегендәге үзгәрешләр турында утырышта катнашкан ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте.