«Әйдә, бисмиллаһ!» Илсөя Бәдретдинова төркемендәге кара тәнле Джо хәзер татар малай
Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче кара тәнле малай Гбато Поль Джонатанны татарга әйләндереп куйганнар. Бу – кыен эшмени инде?! Нибары Илсөянең бер тамашачысы аңа бүләккә ап-ак түбәтәй алып килеп кидерү генә кирәк булган.
Джога түбәтәй кидергән вакытта, Илсөя Бәдретдинова: «Әйдә, бисмиллаһ», – дип, халыкны көлдереп ала. Джо үзе дә, түбәтәйне кигәч, «әппәр»ен әйтеп, ике кулы белән битен сыпырып куя.
Күңелле видеоны Джонатан социаль челтәрләргә куйды. «Хәзер мин татар малай», – дип яза ул.