«Такташ фест» фестиваленең йомгаклау кичәсе – ел дәвамындагы чараларның мәгънәле нәтиҗәсе
Камал театрының яңа бинасында «Такташ FEST» проектын йомгаклауга багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәдә яшь язучылар бәйгесе җиңүчеләре: Булат Ибраһим, Гөлүсә Батталова, Зөһрә, Илнар Фатыйхов, Гөлназ Әхмәдиева, Фәнис Зыялыларның Такташка ияреп язган шигырьләре яңгырады. Мәрьям Җаббарова, Тимур Мусин, Илгиз Мөхетдинов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Казан федераль университетының «Мизгел» яшьләр театры чыгышлары булды. Алып баручы – Фәнис Җиһанша. Проект җитәкчесе – Ләйсән Сафина.
Сценарий авторы – Лилия Гыйбадуллина.