Бүген кич әзерләргә: камыр эчендә жульен рецепты
Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Конвертта жульен» рецепты белән уртаклашты.
Бу очракта кибеттән алынган катлы камыр кулланыла. 1 кап камырдан 8 «конверт» ясап була.
Ингредиентлар: 8 шампиньон гөмбәсе, 1 тавык түше, 3 суган, 10 процентлы 200 мл сөт өсте, 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы, 200 грамм каты сыр, тәмләткечләр тоз, бәрәңге боламыгы (ул салкын булырга тиеш), майлау өчен – 1 йомырка.
Суган белән гөмбәне 3-4 минут үсемлек маенда кыздырырга...