Рамил Шәраповны балачакта ни өчен «ходячий зихер» дип йөрткәннәр?
Юмор остасы Рамил Шәрапов балачакта үзе белән булган хәлне сөйләп халыкны көлдергән. Аның балачактан җор телле, тапкыр булуын аңлап алганнар.
«Мине авылда «Ходящий Зихер» дип йөртәләр иде. Авыл, яз, юллар юк, пычрак. Әти сөткә җибәрде. Кофены сөтсез эчә алмый ул. Ә сөткә бездән 300 метр ераклыкта торган классташларга барам. Мин «восьмерка» көпчәкле сәпитем белән чыгып киттем. Рәхәт! Кошлар сайрый. Әлфия апа сөт сава, без кластташ белән «денди» (чыккан гына вакыты) уйныйбыз. 3 сәгать уйнап утырганбыз.