Гөлназ Сәфәрова әле кичә генә җир тетрәгән Таиландка ялга киткән
Алып баручы Гөлназ Сәфәрова Таиландка ял итәргә киткән. Әле кичә генә көчле җир тетрәү булган урыннарда йөргән алып баручы өчен язылучылары борчылып беткән.
Аларга җавап итеп, Гөлназ Сәфәрова үзләре булган урында барысы да тыныч булуын яза.
Барлык кызыксынучылар өчен: җир тетрәү Бангкокта булды. Пхукетта барысы да тыныч, Аллаһка шөкер.
Биредә бик кызу, +30, +32 градус. Диңгез бераз дулкынлана, әмма минем өчен идеаль бу. Ә менә апрель ахырында инде дулкыннар нык булачак, чөнки биредә сезон ахырына якынлаша.