Хургада ярлары буендагы фаҗига: беренче хәбәрләр
Бүген Мисырның Хургада шәһәре ярында батискаф һәлакәте нәтиҗәсендә үлгән дип саналган Татарстан табибы Кристина Вәлиуллинаның исән булуы билгеле булды. Бу хакта РИА Новости Россиянең Хургададагы Генераль консуллыгына сылтама белән хәбәр итте.
Кичә көндез массакүләм мәгълүмат чараларында Мисырның Хургада курорты ярларында батискаф һәлакәте турында коточкыч хәбәр таралды. Һәлакәт ярдан бер километр чамасы ераклыкта иртә таңнан була.