Уфада яшәп иҗат итүче җырчы Әнвәр Нургалиевның әти-әнисенең вафатын бик авыр кичерүе хакында күп тапкырлар сөйләгәне бар. Аның сүзләренчә, әлеге кайгылардан ул әле дә айнып җитә алмый. Бу көннәрдә җырчыга, әнисе белән бәйле барлык хатирәләрне яңартырлык истәлекле видеоролик килеп төшкән. Анда Әнвәр Нургалиевның әнисе белән төшкән фотосын ясалма фәһем ярдәмендә җанландырганнар.
«Ясалма интеллект ясаган видеоны миңа җибәрделәр. Монда безнең әни белән соңгы бәхетле көннәребез. 5нче апрельдә ул вафат булды.