Яңа вә иске дуэт: «10 ел элек, минем бик авыр вакытларымда иҗат иткән идек»
Дилә Нигъмәтуллина белән «Эссе» төркеменең элеккеге җырчысы Нияз Вәлиев 10 ел элек дуэт яздырган булган, әмма ул инде күптән онытылган. Җырчылар аны яңартып, кабат тамашачыга җиткерергә булган.
«10 ел элек, минем бик авыр вакытларымда Нияз Вәлиев белән шушы дуэтны иҗат иткән идек. Һәрбер сүзе минем өчен бик актуаль иде ул вакытта. Без җырны яздырдык, әмма нигәдер аны халык кабул итеп бетермәде, дип әйтимме соң…
Күптән түгел Нияз янына студиягә килгәч, җырны искә төшереп, музыкаль мәйданчыкларга чыгарырга булдык.