«Быелгы төс Шәрык сәнгате тематикасы белән бәйле»
Ифтар программасының темасы Көнчыгыш мәдәнияте булачак. Быел төп төс итеп кызгылт сары төс сайланган. Кишер төсе дисәк тә буладыр. Fashion Iftar проекты авторы, әдәпле мода өлкәсендә белгеч Җәннәт Минһаҗева аңлатуынча, кызгылт сары төсмерләр чүл, тәмләткечләр һәм Көнчыгыш белән ассоциацияләнә.
«Быелгы төс Шәрык сәнгате тематикасы белән бәйле. Көнчыгыш сәнгате чүл, охра (пигмент) белән ассоциацияләнә, шуңа күрә без кызгылт сары төсне сайларга булдык», – диде ул.