Ачы камырдан, эченә әфлисунлы джем салып пешерелә торган йомшак пирог рецепты.
Камыр өчен кирәк: 1 стакан сөт, 1 чәй кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, 180 грамм ак май, 7-11 граммлы пакеттагы коры чүпрә (яисә 30 грамм чи чүпрә), 2,5 стакан чамасы он.
Эчлек өчен кирәк: 1 әфлисун, 1 стакан шикәр комы.
Җылы сөткә бер чәй кашыгы шикәр комы һәм чүпрә салып, күпертергә куярга. Башка савытта он өстенә ак майны угычтан уарга, аннары май һәм онны кул белән уып, таралып торган валчыклар рәвешенә китерергә.