Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан кабак белән тары ярмасыннан бөккән рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен: 1 стакан җылы 3,2 процентлы кефир, чәй калагы очында сода, 2 аш кашыгы майонез, 1 чәй кашыгы тоз, 1 йомырка, 140 грамм атланмай.
Камырга он кушып, бераз басып алгач, 1 аш кашыгы исле май салырга һәм басып бетерергә. Аннан пакетка салып, 30-40 минутка суыткычка куярга.
Эчлек өчен кабакны вак итеп турарга, аз гына шикәр һәм тоз салырга, яхшылап болгатырга. Аннары, суы саркысын өчен, иләккә салып куярга.