Җырчы Илзидә Госман күңелсез хәлгә юлыккан. Аның машинасын, кагыйдәләрне бозып туктау сәбәпле, штрафстоянкага алып киткәннәр. Җырчы машинасын штрафстоянкада табуына бик сөенгән, чөнки ул, машинамны урлаганнар, транспортсыз калдым, дип, бик борчылган булган.
Машинамны урлаганнар дип, мин монда бик стресслы ситуация кичердем бит әле. Магистратурада укып йөрүем турында беләсез. Сессиягә килдем. Инсититут каршында стоянка юк. Мшинамны, юлны аркылы чыгып, икенче стоянкада калдырган идем. Кереп бер пар укып чыксам – машинам юк.