Оренбургта яшәүче ир-ат үзенең улын 1,5 млн сумга сатарга маташкан. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.
Малай 2023 елда туган. Тикшерү версиясе буенча, әти кеше баласын тәрбияләү белән шөгыльләнергә теләми, аның финанс проблемалары да була.
Декабрь башында ул кунакханә комплексы территориясенә килә һәм таныш булмаган кешегә баласын сатып алырга тәкъдим итә. Шула итеп ул бер хатын-кыз белән баланы сату-алуга килешә.
«Гаепләнүче ир-ат биредә яшәүче хатын-кызга улын тапшыра...