Үзәк банк гражданнарга аларның кертемнәрендәге акчалар белән берни дә булмаячагын аңлатты, чөнки соңгы арада «заморозка вкладов» дигән хәбәрләр таратыла. Кешеләр борчыла башлаган. Үзәк банк кертемнәрне «катыру» – әйләнештән вакытлыча төшереп калдырып торуның мөмкин хәл булмавын аңлатты, дип яза «База» телеграм-каналы.
1) Кертемнәрне «катыру» идеясе – абсурд. Әгәр кертемнәр «катырылса», гражданнарга һәм бизнеска үз акчалары белән эш итү мөмкинлеге чикләнсә, беркем дә акчаны банкларда тотарга әзер булмаячак.